Игътибар! Су белән тәэмин итүне туктатып тору!

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

2021 елның 13 октябрендә сәгать 10.00 нан 17.00 сәгатькә кадәр Мамадыш шәһәренең Нократ Яр буе (Набережная Вятки) урамы буенча су белән тәэмин итү вакытлыча туктатылачак.

Су белән тәэмин итүне туктату ремонт эшләре алып бару һәм Мамадыш шәһәренең Нократ яр буе урамы, 34 адресы буенча урнашкан авария нәтиҗәләрен бетерү белән бәйле.

Шулай ук, 2021 елның 13 октябрендә 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр вакыт аралыгында Мамадыш ш. Давыдов ур., 42, 8 Март, 12 адреслары буенча урнашкан күпфатирлы йортларда да су белән тәэмин итү туктатылып торачак.

«Мамадыш водоканалы» АҖ вакытлыча уңайсызлыклар өчен гафу үтенә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International