Мамадыш районы делегациясе авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган тантанада катнашты

2021 елның 8 октябре, җомга

Мамадыш районы делегациясе авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган тантанада катнашты.

                Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен һәм республиканың авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәрен котлады.

Сәламләү сүзе белән чыгыш ясаганда, Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгының төрле тармакларында алдынгы районнарны билгеләп үтте: Кукмара – сөт җитештерү буенча лидер, Әтнә - сыерларның продуктивлылыгы буенча алда бара, Балтач районында – иң күп мөгезле эре терлек, Тукай –  дуңгызчылык һәм кошчылык буенча лидер, Мамадыш районы мөгезле эре терлек җитештерү буенча алдынгы бара.

Терлекчелек буенча иң яхшылар: Кукмара районының «Восток Агро» ҖЧҖеннән Рәсимә Билалова, Актаныш районының «Әнәк» агрофирмасыннан Рөстәм Солтанов, Мамадыш районының «Продпрограмма» АПК ҖЧҖ - Лилия Закирова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International