ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2018 ел
җомга

Казанда Хәтер һәм кайгы көнендә “Кызыл канәфер” хәйрия акциясе финалы узды. Федераль акция 1нче майдан 22нче июньгә кадәр барды – барлык җыелган акча сугыш ветераннарына ярдәм күрсәтү өчен сарыф ителәчәк.

Шимбә һәм якшәмбедә Татарстанда эссе һава торышы урнашачак - максималь температура +33 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Әлеге проект турында Татарстанда күптәннән сөйли башлаганнар иде. Оештыручылар аның гади туристик маршрут кына булмавын әйтәләр, хәтта изге урынга барып гыйбадәт кылу белән дә чагыштыралар.

Шушы көннәрдә популяр җырчылар, “Кряшен чибярләре” Марина Карпова белән Алина Давыдова башкаруындагы “Керәшен кызлары” җырының клибы зәңгәр экраннарга чыкты.

19нчы июнь көнне Пермь шәһәрендә “Щит России“ исеме астында хәрбипатриотик телевизион радиотапшыруларның Төбәкара фестивале старт алган иде. Биредә иксез-чиксез илебезнең күп кенә почмакларыннан журналистлар җыелды. Аларның барысын да бары тик бер максат берләштерде – хезмәтләре белән телевизор караучыларның һәм радио тыңлаучыларның кече һәм зур Ватаннарына мәхәббәтен уяту һәм ныгыту.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International