Татарстанда 30 градуска кадәр җылыта.

2018 елның 22 июне, җомга

Шимбә һәм якшәмбедә Татарстанда эссе һава торышы урнашачак - максималь температура +33 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Бүген аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Көндез максималь температура +21-26 градус.

23 июньдә көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы яңгыр, шулай ук яшенле яңгыр явачак. Төнлә минималь температура +10-15, көндез 25-30 градус тәшкил итәчәк.

24 июньдә көндез урыны белән яңгыр, шулай ук яшенле яңгыр көтелә. Көндез термометрның терекөмеш баганасы +28-33 градуска кадәр күтәреләчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International