“Нократ дулкыннары“ Пермьдә шаулады

2018 елның 22 июне, җомга

Хәрби журналист, ДИП ВГТРКның махсус хәбәрчесе Александр Сладков җитәкчелегендәге жюри әгъзалары җиде номинация буенча 116 радио һәм 216 телевизион эшләргә бәя куйдылар. Фестивальнең учредительләре булып 21нче мәртәбә Басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык һәм Пермь крае губернаторы администрациясе ярдәме белән Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе чыгыш ясый. Чарада Калининградтан алып – Ерак Көнчыгышка, Мурмансктан алып Төньяк Кавказ республикаларына кадәрге шәһәрләрдә эшләүче авторлар, режиссерлар һәм операторлар катнашты. Алар өчен фестивальне оештыручылар бай эчтәлекле һәм кызыклы программа әзерләгәннәр иде: семинарлар, мастер-класслар, диорама музеенда булу, “Патриотизм һәм яшьләр“ түгәрәк өстәле, “Хохловка“ этнографик музеена сәяхәт. Күргәннәрдән хисләнгән катнашучылар иң дулкынландыргыч мизгелне – бүләкләр тапшыруны зур түземсезлек белән көтеп алдылар. Ул 21нче июнь көнне булды. “ТАТМЕДИА“ АҖ филиалы җитәкчесе Светлана Ханова: “Без ахыргача җиңү яуладыкмы юкмы икәнлегебезне белмәдек. Өмет булуга карамастан. Чөнки безнең тарафтан шул исемдәге хикәядән әзерләнгән “Мәхәббәт юлыннан“ радиоспектакле бу жанрда бердәнбер эш иде. Аны булдыруга шәһәребезнең төрле яшьтәге гади кешеләре җәлеп ителде. Эре шәһәрләр арасында Татарстан Республикасыннан икәнлеккә дә басым ясап, Мамадыш шәһәрен (чөнки бу исем зур күпчелеккә таныш түгел) атауга мин ихлас күңелемнән кече Ватаныма карата патриотизм һәм го- “Нократ дулкыннары“ Пермьдә шаулады рурлык хисләрен тойдым. Спектакльне логик төгәлләүгә кадәр үзенең сәләте һәм музыкальлеге ярдәмендә җиткергән режиссер Ландыш Бабаниязовага рәхмәтлемен.“ “Нократ дулкыннары“ радиоканалы “Иҗади коллективлар, яшьләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар оешмалары катнашында яисә алар белән берлектә телерадиокомпанияләр тарафыннан булдырылган проектлар өчен патриотизм темасын яктырткан өчен“ номинациясендә җиңүче булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International