ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Норлат белән Мамадыш арасы ерак түгел. Аны дәвалап булмый, хәзергә кадәр вакцинасы уйлап табылмаган әле. Африка чумасы раслана икән, 20 километр радиустагы бөтен маллар да яндырыла, 40 көнгә кадәр территориядә карантин игълан ителә. Район ветеринария берләшмәсе мәгълүматларына караганда, районыбызда бүгенге көндә 1600 баш чамасы дуңгыз исәпләнә.

Татарстан дини мәгариф өлкәсе вәкилләренең яңа уку елы башланганчы Казанга җыелып киңәш тотуы, тәҗрибә уртаклашуы һәм үзара хәл-әхвәл белешүе күркәм бер традициягә әверелде.

“Кайгырту“ социаль тернәкләндерү комплексында бүгенге көндә 25 пенсионер һәм инвалид ял итә, шуларның 6сы мамадышлы, калган 19 кеше авыл җирлекләреннән килеп биредә дәва алалар. Әлеге үзәккә йөрүчеләр бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Геннадий Глушков белән очраштылар. Декада кысаларында Геннадий Николаевич биредә ял итүчеләрне узган Өлкәннәр көне белән тәбрикләде. 

Шәһәребезнең үзәк мәйданында үткәрелүче традицион чара өчен бу юлысы Тәкәнеш икътисадый зонасы хезмәтчәннәре җаваплы.

200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотларда басылачак шәһәр күренешләре өчен үткәрелгән бәйгедә Казан Кремле һәм Казан (Идел буе) федераль университеты финалга чыкты һәм бүген өченче баскычтан ул беренче урынга күтәрелде.

4-6 октябрьләрдә районыбызда, “Россия Федерациясе территориясендә киң масштаблы табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, гражданлык оборонасы буенча чараларны үтәүне оештыру“ дигән темага, гражданлык оборонасы буенча штаб тренировкасы үткәрелә.

Икенче санлы лицей спортзалында милли көрәш турниры узды. Аны районыбызның “Хәрби һава десанты һәм “Гвардия“ махсус билгеләнештәге гаскәрләр ветераннары“ иҗтимагый оешмасы вәкилләре инициативасы белән үткәрделәр.

Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре, кадерле укытучылар һәм педагогика хезмәте ветераннары!

“Кавказская пленница“ биюләрен башкардылар, “Девчата“ фильмының баш героинясы Тося Кислицинаны кунак иттеләр, бергәләп легендар зур батон кисәгенә җиләк-җилеш кайнатмасын ягып кайнар чәйләр эчтеләр, уйнадылар һәм рәхәтләнеп аралаштылар.

Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре сугыш чоры балаларын кунакка чакырдылар. Аларга табын һәм концерт номерлары әзерләнгән иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International