Район башлыгы Анатолий Ивановнын котлавы

2016 елның 5 октябре, чәршәмбе

Хөрмәтле педагоглар, мәгариф учреждениесе хезмәткәрләре, кадерле укытучылар һәм педагогика хезмәте ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Укытучы көне белән чын күңелдән котлыйм.

Укытучы – һөнәр генә түгел. Укытучы – ул югарыдан бирелгән сәләт. Без мәктәпкә ел саен үзебезнең иң кадерлеләребез – балаларыбыз һәм оныкларыбызны алып киләбез һәм сезнең кайгыртучан, сакчыл кулларыгызга тапшырабыз.
Бүген укытучы һөнәри белем, заманча чаралар һәм белем бирү методикаларына гына ия булырга тиеш түгел, ул балаларны  мөстәкыйль уйлый белергә, карарлар кабул итәргә өйрәтергә һәм аларда җаваплылык хисе тәрбияләргә тиеш. Педагогларыбызның үз бурычларын уңышлы үтәүләре куандыра. Районыбыз мәгариф системасында бик күп кызыклы, үзенчәлекле, күренекле кешеләр эшли, дип ышаныч белән әйтә алам. 

Сезнең йөрәгегездә бервакытта да яхшылык һәм зирәклек бетмәсен, үз эшегезгә бирелгәнлек чаткысы сүнмәсен! Әлеге бәйрәм  көне сезгә шатлык хисе китерсен, укучыларыгыз чын күңелдән котлауларын һәм изге теләкләрен җиткерсен. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, бәхет, күтәренке күңел, эшегездә уңышлар телим.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International