Мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре сугыш чоры балаларын кунакка чакырдылар. Аларга табын һәм концерт номерлары әзерләнгән иде. Өлкәннәр кечкенә сыйныф укучыларына сугыш чорында күргәннәрен, хезмәтләрен сөйләп күрсәттеләр. Барлык кунаклар да күтәренке күңел белән таралыштылар.