Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне вафат булган пенсионерның туганнары алырга мөмкин

2021 елның 22 сентябре, чәршәмбе

 Бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне вафат булган пенсионерның туганнары алырга мөмкин. Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче һәм 2021 елның 31 августына пенсионер булган барлык пенсия алучыларга 10 000 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү каралган.

Пенсионер 31 августка кадәр үлсә, аңа бер тапкыр бирелә торган түләү үлем белән бәйле рәвештә башкарыла алмый.

Пенсионер 31 август датасыннан соң вафат булса, сентябрь аенда 10 мең сум акча алып өлгермәсә, ул пенсионер өлгермәгән яки  алмаган пенсия белән бергә түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International