Мамадышлылар " Милләтләр кроссы-2021»кә кушылачак. «Милләтләр кроссы-2021» Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында Мамадышта һәм авыл торак пунктларында 18 сентябрьдә 10.00 сәгатьтә Старт алачак. Гадәттәгечә, шәһәрдә массакүләм йөгерешләр өч мәйданчыкта оештырылачак: шәһәр стадионы-ипподром, Җиңү паркы һәм «Олимп»стадионы. Спорт бәйрәмендә хезмәт коллективлары, студентлар, укучылар һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр катнашачак. Барлык мәйданчыкларда да кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән палаткалар эшләячәк.