Мамадыш РҮХ " ДАССОсына «Ультрикс Квадри»гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе килде. Көз җитү белән сезонлы авырулар кискенләшә. Шуларның берсе-грипп. Шуңа күрә үз-үзеңне һәм якыннарыңны алдан яклау мөһим.
«Мамадыш РҮХ» ДАССОсына «Ультрикс Квадри» гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе килде.
Бу дүртвалентлы инактивлаштырылган вакцина ике атна дәвамында иммунитетны формалаштыра, ул якындагы елда организмны яклаячак.
Прививка алдыннан участок табибын карау узарга кирәк. Вакцинация 210 кабинетта узачак.
Зинһар, вакытыгызны планлаштырыгыз һәм үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!