Хөрмәтле Мамадыш районы халкы!

2021 елның 15 сентябре, чәршәмбе

Хөрмәтле Мамадыш районы халкы!

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 23.08.2021 ел, №1629-р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән, Мамадыш РЭГСы «Алабугаагаз» ЭҖУ тарафыннан, газ белән тәэмин ителмәгән йортларны түләүсез газ белән тәэмин итү буенча гаризалар җыю эше алып барыла, дип хәбәр итәбез. Газификация РФ Президенты йөкләмәсенә ярашлы рәвештә, Гражданнар акчасын җәлеп итмичә, газлаштырылган торак пунктларда җир кишәрлеге чикләренә кадәр җиткерүне күз алдында тота.

Гариза бирү өчен үзең белән түбәндәге документлар булырга тиеш:

- паспорт;

- торак йортка милек хокукы турында документлар;

- җир кишәрлегенә милек хокукы турында документлар;

Шулай ук гаризаны Россия Федерациясенең бердәм газлаштыру операторының рәсми порталы аша да бирергә мөмкин https://connectgas.ru/stages/dogasification

Газлаштыру өчен йорт хуҗасыннан гариза мәҗбүри. Гариза бирү вакыты 2021 елның 1 октябренә кадәр. «Алабугаагаз» ЭПУ Мамадыш РЭГСы адресы: Мамадыш ш., Юлчылар ур., 7, белешмәләр өчен телефон 3-47-39.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International