Мамадыш укучылары террористик агрессия корбаннарын искә алдылар

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

Мамадыш укучылары террористик агрессия корбаннарын искә алдылар. Бүген «Яшьлек» скверында «Экстремизмга - юк! бүген тантаналы митинг узды. Анда шәһәр мәктәпләре укучылары һәм политехника көллияте студентлары катнашты. Очрашу террористик агрессия корбаннарын искә алуга багышланган иде.

Акция бер минут тынлык белән башланып китте. Балаларга агитация материаллары таратылды, анда гадәттән тыш хәлләр янаган вакытта гамәлләр язылган. Террорчылар кулыннан һәлак булучылар һәм кешеләрне якларга тырышканнар истәлеге итеп, күккә ак шарлар очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International