10-12нче сентябрьләрдә үткән чарада, яшенә, җенесенә, белеменә, диненә, һөнәренә, гаилә хәленә һәм кызыксынуларына бәйле булмастан, теләге булганнарның барысы да катнаша алды. Мамадыш районының 37 мәктәбендә укучылар, укытучылар, башка теләүчеләр; 42 балалар бакчасы коллективы һәм ата-аналары; җомга наТатарча яздык Быел дөнья буйлап алтынчы тапкыр “Татарча диктант“ акциясе узды. мазына махсус алданрак килгән мәчет әһелләре, пенсионерлар да аңа актив кушылды. Шул исәптән, муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты, “Мамадыш-информ“ филиалы хезмәткәрләре дә. Татарстан катнашучылары диктантны Гомәр Бәшировның әсәрләреннән алынган ике өзек буенча яздылар, Россия регионнарыннан катнашучыларга Ибраһим Сәлахов әсәреннән алынган өзек тәкъдим ителде. Диктант язуның трансляциясе “Татарстан Яңа Гасыр-Татарстан“ һәм “Татарстан Яңа ГасырПланета“ каналларыннан күрсәтелде. Шулай ук беренче тапкыр диктантны http:// diktant.tatar/.сайтында турыдан-туры клавиатурадан язу мөмкинлеге дә оештырылды. Монда текстны тикшерергә дә җибәрергә була иде. Д и к т а н т т е кс т ы н КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләүче татар теле филологлары әзерләгән. Аны татар теле филологлары, профессорлар, филология фәннәре докторлары тикшерә. Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar рәсми сайтында урнаштырыла.