Көз башыннан Мамадыш районында бәрәңге сабагы һәм авыл хуҗалыгының башка калдыклары проблемасы кискенләште. Мондый хәл каты көнкүреш калдыкларын җыю кагыйдәләрен белмәү нәтиҗәсе булды.
Көн саен чүп ташучы машина йөртүчеләр Мамадыш районының күп кенә авыл җирлекләрендә калдыклар җыю кагыйдәләрен бозучыларның фотосурәтләре белән уртаклаша. Шәхси секторда бәрәңге алуның һәр сезоны контейнер мәйданчыкларын үсемлек калдыклары өемнәргә әйләндерә.
"Сабакны һәм авыл хуҗалыгы эшчәнлегендәге башка калдыкларны гадәти чүп-чар белән бергә ташлау тыела. Алар каты коммуналь калдыкларга (ККК) керми, һәм аларны чыгару региональ операторның коммуналь хезмәте бәясенә кертелмәгән», - дип шәрехли «ГРИНТ» ҖЧҖнең калдыклар белән эш итү буенча региональ операторның кулланучылар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Малофеев.