Кичә "Автобабай - 2021"республика конкурсының район этабы узды.
Мамадышта «Автобабай – 2021» машина йөртүчеләренең бәйгесе узды. Конкурсның төп максаты-тәҗрибәле машина йөртүчеләрне юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашырга җәлеп итү.
Конкурста катнашу өчен 5 мамадышлы гариза бирде. Ярыш ике этапта узды, беренче этапта конкурсантларга юл хәрәкәте кагыйдәләренең теоретик белемнәрен күрсәтергә кирәк иде. Аннары махсус мәйданчыкта фигуралы йөртү осталыгын күрсәтергә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы нәтиҗәне Рәзин Әхәт улы Вилданов күрсәтте. Ул «Автобабай - 2021»конкурсының республика этабында Мамадыш районы данын яклаячак.