Татарстанда участок сайлау комиссияләре эшли башлады

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Татарстанда участок сайлау комиссияләре эшли башлады. Бүгеннән участок сайлау комиссияләре «Мобиль сайлаучы» механизмы буенча гаризалар кабул итә башлый. Үзең өчен уңайлы булган участокта тавыш бирү турында гаризаны 13 сентябрьгә кадәргә тапшырырга мөмкин.

Сайлауларны үткәрүгә әзерлек кысаларында участок сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучылар исемлекләрен ачыклау эшенә керешәләр. Сайлаучылар үз чиратларында шулай ук үз мәгълүматларын участок комиссияләрендә төгәлләштерә ала. Бу турыда ТР Үзәк сайлау комиссиясе Телеграм-каналында язылган.

- Берничә кешедән торган сайлау участогы командасы йөзләгән һәм хәтта меңләгән кеше белән эшне оештыру өчен җаваплы - Татарстанда 2,5 меңнән артык кеше тавыш бирә торган участоклар бар. Һәм һәркем тавыш бирү көннәрендә үзен сайлаучылар исемлегендә табарга тиеш. Сайлаучылар өчен тавыш бирү уңайлы һәм имин узсын өчен барлык нечкәлекләр дә мөһим, - диде Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе  Андрей Кондратьев.

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен тавыш бирү өч көн — 2021 елның 17, 18,19 сентябрь көннәрендә булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International