Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов районның финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлый

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Хөрмәтле районның финанс өлкәсе хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – финансистлар көне белән котлыйм!

Безнең район икътисадының тотрыклылыгы һәм динамикалы үсеше, илкүләм проектларны тормышка ашыру, социаль мәсьәләләрне хәл итү сезнең эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә, финанс мәсьәләләрен хәл итүдәге профессионализмына бәйле. Финанс хезмәткәренең хезмәте – бик җаваплы, киеренке, шул ук вакытта бик кызыклы, чөнки Мамадыш финансчылары бүгенге көнне үзгәртә, камилләштерә, шәһәр һәм район халкының хыялларын һәм өметләрен үти.

Сезнең намуслы хезмәтегез киләчәктә дә Мамадыш муниципаль районының үсешенә һәм чәчәк атуына, безнең халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга ярдәм итсен.

Сезгә яңа һөнәри уңышлар, нык сәламәтлек, энергия һәм оптимизм, иминлек, бәхет һәм шатлык телим!

А. П.ИВАНОВ, район башлыгы, муниципаль район Советы Рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International