Россиядә белем бирү учреждениеләрендә туклануны оештыру буенча кайнар линия эшли башлады. Аның эше илнең барлык төбәкләрендә 17 сентябрьдә төгәлләнәчәк. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«РФнең барлык субъектларында 2021 елның 6 сентябрендә гомуми белем бирү оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләре буенча тематик кайнар линия старт ала", — диелә хәбәрдә.
Экспертлар россиялеләргә укучыларны тукландыру мәсьәләләре, бу мәсьәләдә мәгариф учреждениеләре администрациясе роле һәм ата-аналарның укучыларның туклануын ничек контрольдә тота алуы турында консультацияләр бирәчәк.
Роспотребнадзорда төбәкләрдә кайнар линия номерларын территориаль идарәләр сайтында күрергә мөмкин, дип аңлаттылар. Татарстанлылар белгечләргә 8-800-555-49-43, 8 (843) 221-90-16, шулай ук 273-15-83 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә алалар.