Ел саен 3 нче сентябрь көнне Россиядә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. Россиянең бу истәлекле датасы 2005 нче елда «Россиянең Хәрби дан көннәре турында» гы Федераль закон нигезендә билгеләнгән һәм Бесландагы (Төньяк Осетия, 2004 нче елның 1-3 сентябрендә) булган фаҗигале вакыйгалар белән бәйле. Ул чакта, 2004 нче елның 1 нче сентябрендә, яңа уку елына сөенүче балалар ата-аналары белән кайгы- хәсрәт килүен сизмичә Белем көненә мәктәпкә җыелганнар иде. Җинаятьчеләр 1 нче мәктәпкә үтеп кереп укучыларны, аларның әти-әниләрен һәм укытучыларны әсирлеккә алалар һәм мәктәп бинасында өч көн буе 1181 кешене бикләп тоталар. Әлеге террористик актның нәтиҗәсе бик аяныч - 350-дән артык кешенең үлеме, бу исә шәһәр халкының 1% - ын тәшкил итә. Һәлак булучылар арасында тоткыннар гына түгел, тыныч яшәүче халык, хәрби хезмәткәрләр дә бар иде. Бу терактның аеруча фаҗигасе шунда ки, нигездә, балалар һәм хатын-кызлар һәлак булган. Үлүчеләрнең яртысы балигъ булмаган затлар, 500дән артык кеше яраланган.
Бүген, Беслан һәм барлык террор актлары корбаннарын, шулай ук хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алып, без терроризмга, милли һәм халыкара терроризмга каршы тору ниятебез белән бердәм. Толерантлык һәм бер-береңне хөрмәт итү генә терроризмның социаль базасының үсүен кисәтү һәм җинаятьчеләрнең җәмгыятьтә ярдәмгә өметләреннән мәхрүм итү мөмкинлеге бирәчәк. Бу-экстремистлыкны кисәтүнең иң яхшы ысулы.
Татарстан Республикасында 2021 елның 6 сентябрендә көндез урыны белән көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.