1нче сентябрь - Белем бәйрәме

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр, мәгариф ветераннары, укучылар!

Сезне Белем көне белән чын күңелдән тәбрик итәм. Беренче сентябрь – һәркемгә якын һәм кадерле бәйрәм, чөнки тормыш юлы күп очракта мәктәп еллары белән билгеләнә. Белем һәм кызыклы вакыйгаларга бай яңа уку елы тагын башлана. Без аны яхшы әзерлек белән каршы алабыз. Барлык белем бирү учреждениеләрендә косметик ремонт үткәрелде, аларның матди-техник базасы тулыландырылды. Катмыш мәктәбендә капиталь ремонт тәмамланды, дүрт мәктәптә азык-төлек блоклары ремонтланды, яңа җиһазлар белән урнаштырылды. Тагын бер шатлыклы яңалык бар: тиздән Мамадышта 360 урынга исәпләнгән яңа мәктәп-балалар бакчасы төзелеше башланачак. Быел районыбызда 37 мәктәптә 4000 бала белем алачак. Аларның 424е беренче тапкыр парта артына утырачак. Бездә сыйфатлы белем бирү, яшьләрнең иҗади потенциалын үстерү, рухи кыйммәтләр һәрвакыт өстенлекле юнәлешләр булды. “Сәләтле бала“, “Тормыш дәресләре“, “Әхлак дәресләре“ муниципаль проектлары балаларыбызның һәрьяклап үсешенә ярдәм итә. Яңа уку елы барыгыз өчен дә яңа иҗади хезмәтләр һәм җиңүләр, ачышлар һәм казанышлар елы булсын! Сезгә тынычлык, бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

А.П.Иванов, муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International