28 августта Мамадыш үзенең 240 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм шәһәрнең үзәк урамында, «Яшьлек» скверында һәм шәһәр стадионында — ипподромда зур колач белән узды.
Чараларны физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен спорт фестивале ачып җибәрде. Беренче тапкыр бәйрәм шәһәр стадионында-ипподромда булды. Инвалид кешеләр өчен төрле конкурслар, спорт ярышлары оештырылды. Чара концерт программасы белән үрелеп барды.
Бу көн шәһәр халкына һәм кунакларына берьюлы өч социаль әһәмиятле объект ачылу белән истә калачак. Беренче булып шәһәр стадионы-ипподром территориясендә яңа балалар күңел ачу үзәге ишекләрен ачты.
Исегезгә төшерәбез, бинаны реконструкцияләү республика, ә җиһазлар сатып алу район бюджеты хисабына башкарылды. Объектны узган ел төзекләндерә башладылар: фасад өлешен яңарттылар, түбәсен, тәрәзәләрне һәм ишекләрне алыштырдылар. Агымдагы елда төзелеш бина эчендә дәвам итте.
Беренче килүчеләрдән соң чаңгы базасы янында урнашкан "Чудобрежье" әкият шәһәрчеге кунакларны кабул итте. Кунакларны әкият геройлары: Боровичка, Богатырь, Баба-яга каршы алды һәм экскурсия үткәрделәр.
Спиртзавод урамындагы күлне ачу тантанасы тәмамланды. "Уңайлы шәһәр мохите" программасы буенча «Стройсити» җәмгыяте тарафыннан территория тулысынча төзекләндерелгән. Күлне чистартып, аңа балык җибәргәннәр. Август башыннан биредә катамараннар һәм көймәләрдә йөрү мөмкинлеге ачылды.
Шәһәрнең үзәк урамында балның төрле сортларын татып карарга була иде. Безнең район умартачылары тәмле һәм файдалы продукция алып килгәннәр.
Монда ук мамадышлылар һәм шәһәр кунаклары өчен район оешмалары һәм предприятиеләре күргәзмәсе, ачык һавадагы музей, ретро автомобильләр күргәзмәсе, милли кухня, Әдәби беседка һ. б. урнашкан иде.
«Яшьлек» скверында яңа өйләнешүчеләр парады узды, шулай ук биредә мини-мисс һәм чәчәкләр патшабикәсен сайладылар. Аннары бәйрәмне концерт программасы дәвам итте.
Юбилей белән, яраткан шәһәребез!