Мамадышта педагогларның август конференциясе узды

2021 елның 26 августы, пәнҗешәмбе

Мамадышта педагогларның август конференциясе узды. Традиция буенча ул район мәдәният йорты янындагы үзәк мәйданда белем бирү учреждениеләренең казанышлары күргәзмәсе белән башланып китте. Август конференциясе эшендә мәгариф җитәкчеләре һәм ветераннары, тәрбиячеләр, педагоглар һәм яшь белгечләр катнашты. Ел саен үткәрелә торган август очрашуы сөйләшү мәйданчыгы булып тора, узган уку елына нәтиҗәләр ясарга, өлгереп җиткән һәм хәл ителмәгән мәсьәләләр буенча фикер алышырга, аларны хәл итү юлларын анализларга һәм билгеләргә, шулай ук Мамадыш муниципаль районында мәгариф тармагының киләчәк үсеше перспективаларын билгеләргә мөмкинлек бирә.

Бүген мәгариф системасы үз алдына куя торган өстенлекле бурычлар рухи-әхлакый тәрбия формалаштыру, сәламәтлекне саклау һәм ныгыту, белем бирү киңлегенең иминлеген тәэмин итү, ахыр чиктә югары әхлакый потенциалга ия һәм актив социаль эшчәнлек алып баручы шәхесне үстерүдән гыйбарәт.

"Педагогларның максатчан эш нәтиҗәсен  «Сәләтле балалар», «Тормыш дәресләре», «Олимпиада-100» муниципаль проектларында, балаларның «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә, спорт турнирларында һәм ярышларда катнашуын күрәм. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар зур кызыксыну белән «Алга, юниорлар!» , "Балалар талантлары салават күпере"ндә актив катнашалар. Полилингваль белем бирүгә аерым игътибар бирелә", - дип билгеләп үтте район башлыгы Анатолий Иванов.Шулай ук Анатолий Петрович барлык педагогларга авыр, фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм яшь укытучыларга эшләрендә уңышлар теләде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алар быел 13 кеше. Чара ахырында иң яхшы педагогларга бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International