Мәскәүдә «Бердәм Россия " Съездының икенче этабы узды. Пленар утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә «Бердәм Россия» халык программасын кабул итү булды.
Съездга партиянең Генераль һәм Югары Советлары әгъзалары, шул исәптән Татарстан Президенты, төбәк партия исемлеге лидеры Рөстәм Миңнеханов чакырылган иде.
"Бердәм Россия" съезды эшендә Татарстаннан барлыгы 12 делегат катнашты. Алар арасында Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов та бар иде.