Яңа уку елы алдыннан Мамадыш районында яшәүче 30 гаиләгә ярдәм күрсәтелде

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

Яңа уку елы алдыннан Мамадыш районында яшәүче 30 гаиләгә ярдәм күрсәтелде. Бүген «Яшьлек» скверында "Мәрхәмәтле йөрәк" хәйрия акциясе узды. Яңа уку елы алдыннан 5 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче, аз тәэмин ителгән һәм инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелде.

Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов ярдәмендә күп балалы гаиләләрне хөрмәтләү матур традициягә әверелде. Һәр гаиләгә җаваплы затлар беркетелгән: предприятие һәм учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр. Авыр тормыш хәлендә калган күп балалы гаиләләргә даими ярдәм күрсәтәләр  һәм булышалар.

Бүген Мамадыш шәһәре территориясендә яшәүче 30 гаиләгә матди ярдәм күрсәтелде. Шундый ук ярдәмне авылда яшәүчеләр дә, беркетелгән җитәкчеләрдән һәм авыл җирлекләре башлыкларыннан алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International