Мамадыш «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүче дип танылды.

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Мамадыш «иң яхшы муниципаль практика»  бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүче дип танылды. Конкурс комиссиясе утырышы беркетмәсе буенча Нократ ярында урнашкан шәһәребез «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкның уңай яшәү тирәлеген тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү»номинациясендә җиңү яулады.

Бу иң мөһим хәбәр  шәһәребезнең мөһим идеяләрне һәм планнарны тормышка ашыру өчен янә федераль акча алу мөмкинлеге турында сөйли. Әмма моның өчен гомумроссия дәрәҗәсендә тагын да җитдирәк конкуренцияне сакларга кирәк булачак.

Искәртеп узабыз, узган ел Мамадыш үзенең эшкә мөнәсәбәте, презентацион материалның сыйфаты, документларда ышанычлылыгы белән дә аның иң яхшы булуын исбатлады. Бюджетка 75 миллион сум акча кергән иде, шул акчаларга хәзер пляж төзелеп килә.

Быел җиңүчегә 50 миллион сум акча биреләчәк. Мамадыш өчен сөенеп торыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International