Дүсмәт авыл җирлеге Советы депутаты Владимир Усков Рус радиосы музеена сирәк очрый торган экспонат тапшырды

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

Дүсмәт авыл җирлеге Советы депутаты Владимир Усков Рус радиосы музеена сирәк очрый торган  экспонат - «Днепр 12» магнитофонын тапшырды. Мамадыш районының Соколка авылында яшәүче Василий Тихонов күп санлы раритет техникасын саклаучы булып тора.

Ул озак еллар радиотехника үрнәкләрен туплый, экспонатлар күп җыелган, шуңа күрә экспозицияне өйдән гаражга күчерергә карар иткән.

Бүген музейда  безнең илдә җитештерелгән 500 данәдән артык радиоприемник, шулай ук 150гә якын радиола һәм магнитола тәкъдим ителә.

Владимир Усковтан презент -«Днепр 12» магнитофоны 1966-1967 елларда чыгарылган, мондый аппаратлар инде аз калган, аларның күбесе коллекционерлар кулында.

Экспонат халыкка күрсәтү өчен тагын бер лаеклы предмет булачак. Владимир Усков магнитофонның  ышанычлы һәм кайгыртучан кулларга эләгүенә сөенүен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International