Файдалы кредит - мамадышлылар "Авыл ипотекасы" программасы ярдәмендә иркен фатирларга һәм йортларга күчә башладылар

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

«Югары Яке авылында йорт сатып алдык, һәм бер дә  үкенмибез. Хәзер тора торган  фатирыбыздан тыш  шәһәр ыгы-зыгысыннан ял итә, саф һава сулый торган, яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә торган урыныбыз бар», - ди  Мамадышта яшәүче Ирина.

Ирина гаиләсенә бәхет елмайган – алар тырышып, билләрен ныграк кысып, торак шартларын тиз арада яхшыртуны таләп иткән шартларда яшәмәсәләр дә, авылдан  йорт сатып  ала алганнар. Шулай булса да, Мамадышта яшәүче бу ханым, мөһим карар кабул ителгән чакта «Авыл ипотекасы» Программасы турында әйтүче булса, йортны шәһәргә якынрак җирдән алган булыр идек, дип уфтана. Шуңа күрә  без бүген “Авыл ипотекасы” турында халыкка аңлаешлы итеп, тәфсилләбрәк аңлатырга булдык. Бу эштә безгә «Россельхозбанк» АҖ өстәмә офисы идарәчесе Эльвира Илсур кызы Йосыпова ярдәм итәчәк.

- Эльвира Илсуровна, сезнең алда кечкенә фатирдан зурга күчәргә,яисә әти-әниләреннән аерым яшәү турында хыялланучы, гомумән, үз йортын булдыру теләге белән янып йөрүче кеше тора. «Авыл ипотекасы" программасы кысаларында сез аңа нинди вариантта тукталырга тәкъдим итәр идегез?  

- Бу программадагы барлык вариантлар да яхшы. «Авыл ипотекасы " - ул минималь ставка буенча авыл җирендә тораклы булу мөмкинлеге . Сүз яңа торак, яисә авария хәлендә булмаган яхшы торыштагы икенчел торак турында бара. Кредит ставкасы кредит шартнамәсенең бөтен чорына елга 2,7% - 3% процентка кадәр тәшкил итә, әмма ул 25 елдан артык була алмый. Авыл территорияләре өчен ташламалы кредит күләме 3 млн.сумга кадәр. Беренчел ввзносның күләме – 10%.

-  Шундый түбән процент ставкалары нәрсәгә бәйле?

«Авыл ипотекасы» - РФ Хөкүмәтенең 2009 елның 31 маендагы 696 номерлы «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» карары кысаларында гамәлгә ашырыла. Максатларның берсе — Русиядә  2025 елга авылда яшәүчеләр санын гомум халык исәбендә кимендә  25,3 процент дәрәҗәсендә саклап калу. Аерым алганда, бу социаль проект авылда спорт мәйданчыклары, юллар төзү, клубларны һәм башка мөһим объектларны ремонтлау кебек үк мөһим программаларның берсе булып тора. Килешәсездер, әгәр әти –әниләр тораклы булу зур шәһәргә күчеп китсәк  кенә мөмкин, дигән уй белән йөрсәләр, авылдан яшь гаиләләр китсә, бу торак пунктларда балалар өчен заманча мәйданчыклар төзүнең мәгънәсе калмый.

- Димәк, торак шартларын яхшырту өчен миңа авылда калырга кирәк?

- Яхшы сорау. Күпләр фатирга ия булу  мөмкинлекләрен  аңлап бетермиләр, чөнки күп кеше авылда тораклы булу бары тик шәхси төзелеш белән генә ассоциацияләнә. Кредит алучының авылда теркәлүе  программада катнашу өчен мәҗбүри шарт түгел — ул шәһәрдә, авылда, шәһәр тибындагы бистәдә теркәлгән булырга мөмкин. Торакны авыл территориясе категориясенә кергән, кеше саны 30 меңнән артмаган теләсә кайсы торак пунктта сатып алырга мөмкин. Ягъни программа Түбән Ушмада да, Дүсмәт территориясендә дә, Мамадышның үзендә дә бер үк шартларда гамәлгә ашырыла.

- Кредитны хуплау турында карар кабул иткәндә банк өчен мөһим критерийларның берсе - потенциаль клиентның керемнәре дәрәҗәсе. Күп вакытта ул җитәрлек булмый...

- Әйе, мондый сораулар еш була. Бу очракта социаль заемчы ярдәмгә килә. Аның ролендә яше буенча туры килә торган керемнәре җитәрлек булган теләсә кем була ала. Тагын шунысы мөһим, сезнең хуҗалыкта булган барлык терлекнең дә түләү сәләтен бәяләүгә йогынты ясавын онытмаска кирәк. Банкка килгәндә сезнең керемне раслый торган  барлык  документларны алып килү банк юлын кат- кат таптаудан саклаячак.

- Программа район территориясендә ни дәрәҗәдә популяр? Анда катнашу җиңелме?

- Ел башыннан 30 миллионнан артыграк суммага 34 килешү рәсмиләштерелде. Мөрәҗәгать итүче түбәндәге документларны бирә: Анкета-гариза, паспорт, ИНН,СНИЛС, хезмәт кенәгәсе күчермәсе, керемнәр турында 2 НДФЛ формасы буенча белешмә яки Банк формасы буенча белешмә, бала туу турында таныклык, өйләнешү турында таныклык, чакырылыш яшендәге затлар өчен хәрби билет. Хуплау проценты шактый югары, шул ук вакытта банк өчен   сезнең бюджет өлкәсе вәкиле булу – булмавыгыз мөһим түгел.

- Аларның кем булуын белү кызык. Мөгаен, бу-мөстәкыйль тормыш корып, авылдан шәһәргә күчәргә теләгән яшь гаиләләрдер.

- Менә монда сез ялгыштыгыз. Сүз дә юк, мондый гаиләләр дә бар. Тик безнең клиентлар бөтенләй башка сораулар белән килә – ата-аналар үз балаларына файдалы шартларда фатир сатып алырга тели. Программаның өстенлекләрен аңлап, алга карап кредит алучы гаиләләр дә бар. Күптән түгел «Авыл ипотекасы» программасы ярдәмендә Мамадышка Чаллыдан бер  гаилә күчеп килде – автокалада үз тораклары юк. Үзләре Алабугада эшлиләр, ләкин мондый файдалы программа бу  шәһәрләрнең берсен дә дә гамәлдә түгел. Уйлаганнан соң, алар Мамадышта торак сатып алырга карар кабул иттеләр.

- 27 октябрьдән "Россельхозбанк" дәүләт ярдәме белән яңа уникаль продукт – авыл территорияләрендә ипотека кредитын рефинанслауны башлап җибәрде. Бу теманы да аңлатып китсәгез иде.

- Бу «Сбербанк» ГАҖ, «Энергобанк» АКБ, «АК БАРС банк», «ДОМ РФ»АҖ кебек  банклардагы гамәлдәге кредит буенча ставкаларны киметергә теләгән клиентлар өчен тәкъдим ителә. Әлеге продукт кысаларында торак, җир участогы сатып алу һәм анда торак йорт төзү, заемчы милкендә булган җир кишәрлегендә йорт төзү өчен 2020 елның 1 гыйнварына кадәр алынган ипотека кредитын рефинансларга мөмкин. Барлык очракларда да авыл территориясе күз алдында тотыла.

- Яхшы әйбер күп булмый. Программаның гамәлдә булу вакыты билгелеме, мамадышлыларның «уйларга» һәм карар кабул итәргә вакыты күпме?

- Әлбәттә, тәкъдим чикләнгән. Без программа турында район авыл җирлекләре башлыкларына, эре предприятиеләр җитәкчеләренә сөйләргә өлгердек инде, һәм мәгълүматны тиражлау үз нәтиҗәләрен бирер дип ышанабыз. Бу «Россельхозбанк» ның рекламасы гына  түгел, якташларыбыз үз хыялларын  тизрәк тормышка ашырсыннар иде. Бу мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмасыннар иде дигән теләктә калабыз.

 Безнең адрес: Мамадыш шәһәре, Пугачев ур., 37 йорт . Тел.: 3-25-44

- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт!

-  Мин  дә сезгә рәхмәтемне  белдерәм. Барысы да яхшы булсын дигән теләктә калам!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International