Универсиадага да күп калмый. Бөтендөнья студентларының спорт бәйгеләрен карарга теләүчеләр өчен билетлар сатыла башлавы турында күпчелек хәбәрдар инде. Андагы вакыйгаларның бер өлеше белән райондашларыбызны “Татмедиа” ААҖнең “Нократ” (“Вятка”) мәгълүмат-матбугат филиалы хәбәрчесе Николай Михайлов, “Нократ дулкыннары” телерадиокомпаниясе операторы Алексей Шишмагаев таныштырачаклар. Моның өчен аларны аккредитацияләүгә документлар әзерләнә.