Орлык чүпле түгелме?
Хәзер район хуҗалыкларында киләсе ел уңышы өчен чәчүлек материал әзерлиләр. Нәкъ менә шушы вакыттан ук чүп үләннәргә каршы көрәш чараларын күрү дә бик мөһим. «Россельхозназдор» идарәсе фитосанитария күзәтүе дәүләт инспекторы Мөдәрис Фәттәхов белән әңгәмәбезне районда тарала башлаган чүп үләннәр турында сораштырудан башладык.
— Районның төньяк хуҗалыкларында «Борщевик Сосновского» дигән чүп үләне бик азынды. Дөрес, гел эшкәртеп торганлыктан, әле ул иген кырларына таралмады. Әмма болынлыкларда, авыл тирәләрендә, елга буйларында нык үрчеде. Моннан 40 еллап элек малларга ашату өчен культуралы үсемлек буларак чәчелгән булган ул. Соңыннан агу бүлеп чыгаруы ачыклангач, аны үстерүне туктатканнар. Ел да эшкәртеп торганлыктан ул басуда беткән, әмма орлыктан таралып тирә-юньдә үрчи башлаган. Тамырдан да, орлыктан да үрчеп, сукаланмый торган җирләрдә, ягъни болын-тугайларда рәхәтләнеп җәелә бара. Чәчәгенә ялангач тән белән кагылсан, агуы кешегә дә зыян сала.
— Ничек сакланырга? Чүп үлән орлыкларын кул белән генә тотып, күз белән генә карап белеп булмыйдыр ич?
— Каян алсаң да ул чәчүлек материалның сертификаты булырга тиеш. Ул гына да түгел, кайтарылган орлыкларны үзебездәге махсус лабораториядә тикшертү зарур. Соңыннан зур чыгымнар тотып, аңа каршы көрәшкәнче, басуларыбызга яңа төр чүп үләннәр кертмәү мөһим.
— Игенчелектә төрле йогышлы авырулар да бар бит әле.
— Әйе, бигрәк тә соңгы елларда бәрәңге нык зыян күрә алардан. Фузориоз, алтынсыман нематода, бэрэнгенен коры hэм юеш черек кебекләре киң таралды. Бу авруларга каршы корэш нигезендэ, бэрэнге озаграк саклансын очен Балтач районы ООО «СП Татарстан», ООО «Смаиль» хужалыкларында, ФГБУ «Татарская МВЛ» лабораториясеннэн белгечлэр килеп, фумигация уздырдылар. Ашламаларны дөрес кулланмау, җир эшкәртү технологиясен бозу моңа яхшы җирлек тудыра. Алар шул авыруы булган орлык белән дә тарала. Шуңа күрә читтән кайткан орлыкның бәрәңгене Казандагы махсус лабораториядә тикшертү мәҗбүри. Басуда чәчү әйләнешен дөрес көйләү дә, авыруларга каршы көрәштә әйбәт нәтиҗә бирә.