Хөрмәтле мамадышлылар, Мамадыш районының барлык 53 участогында да РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлек буенча актив эш алып барыла.
Тавыш бирү максималь саклык чараларын файдаланып узачак һәм сайлаучыларны тигез бүлү өчен җиде көн дәвам итәчәк. Керү юлында һәр сайлаучыны халат, битлек һәм перчаткалы волонтер каршы алачак, ул шәхси саклану чаралары, бер тапкыр кулланыла торган ручка тәкъдим итәчәк. Алга таба сезгә тавыш бирү кабинасына узарга туры киләчәк, бу юлы анда шторалар булмаячак. Сүз уңаеннан, кешеләр кагылырлык өслекләр санын киметү өчен кабиналардан гадәти пәрдәләр дә юкка чыгачак. Тавыш бирү урына өч яктан капланачак.
Тулаем алганда, участоклар әзер һәм аларның һәркайсында, тавыш бирү мөмкин кадәр куркынычсыз үтсен өчен, бөтен шартлар да тудырылган, – диде район башлыгы. – Район халкын мөһим эшне 1 июльгә калдырмаска, ә алданрак тавыш бирергә чакырам, чөнки райондашларыбызның, шулай ук комиссия әгъзаларының сәламәтлеге моңа бәйле бит.