Мамадышта балык кәтлитләре җитештерү цехы ачылачак

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

“Мамадыш Балык заводы» ҖЧҖ территориясендә 8 цех эшли: тозлау, ыслау, балыкны кисәкләргә бүлү, балык фаршы, Балыклы камыр ризыклары, Балык таякчыклары, Балык маринады, кайнар ыслау ысулы белән балык җитештерү цехлары. Быел балык кәтлите җитештерү цехын ачу планлаштырыла.

Ел саен «Мамадыш Балык заводы» ҖЧҖ Балык тоту өчен квота ала: 2019 елда ул 270 тонна булды. Заводка балыкны Нократ һәм Кама елгаларында хезмәт куючы 19 бригада китерә. Балыкчыларның эшләре, уылдык чәчү чорыннан тыш, бер көнгә дә туктамый. Язгы вакытта балыкчылар ясалма уылдык чәчү урыннарын булдыралар.

 2019 елда экологик чараларга 150 мең сумнан артык акча тотылган. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты белән берлектә Нократ һәм Кама елгаларына 120 меңнән артык чөгә балыгы һәм 10 мең сазан балыгы маймычлары җибәрелгән. Барлык тотылган балык ветеринария контроле уза һәм эшкәртүгә җибәрелә.

Предприятие продукциясен балык заводы янында махсуслаштырылган кибеттән сатып алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International