ЮГАРЫ БӘЯЛӘНДЕ

2013 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе

Тәкәнеш урта гомумбелем бирү мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы Эльза Иванованың (җитәкчесе Зөлхия Иванова) эше икенче дәрәҗә диплом белән билгеләп үтелде. Мондый бүләккә ул Яр Чаллы шәһәрендә узган “Яшьләр фәнни эзләнүдә” мәктәп укучыларының республика фәнни-практик конференциясендә лаек булды. Әлеге чарада җөмһүриятебезнең 46 районыннан һәм шәһәрләреннән килгән 133 укучы катнаша. Эльзаның “Биология-химия-экология” секциясендәге “Авыр металлар тозларының бодайның тишелешенә, үсешенә тәэсире” дип исемләнгән эше мәртәбәле жюри тарафыннан икенче урынга лаек дип табыла.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International