Мамадыш эшмәкәре "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" программасы ярдәмендә үз хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итә алачак

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү»дәүләт программасы дәвам итә. Программаны тормышка ашыру өчен Татарстанга быел 954 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Торак шартларын яхшырту кысаларында республикада 137 торак йорт төзелер дип планлаштырыла.. 1 декабрьгә найм буенча 122 йорт төзеләчәк.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасын гамәлгә ашыру кысаларында торак төзү яки сатып алу өчен субсидия ике юнәлештә бүлеп бирелә:

1)Гражданнарга авыл җирендә торак төзү яки сатып алу өчен түләүсез социаль түләү бирү.

Әлеге чараны тормышка ашыру кысаларында Мамадыш районы 4 656 273 сум акча бүлеп бирә.

Авыл җирлегендә яшәүче һәм эшләүче 4 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

3 гаилә, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре буларак,

  1 гаилә, КФХ башлыгы буларак,

 70% түләү – федераль һәм төбәк бюджетына

1% түләү җирле бюджетка

29% үз акчалары.

2. Үз хезмәткәрләренә найм шартнамәләре буенча торак төзүгә үз эшчәнлеген авыл җирендә гамәлгә ашыручы оешмаларга (эшчәнлек төренә бәйсез рәвештә) социаль түләүләр бирү.

Әлеге чараны тормышка ашыру кысаларында Мамадыш районы 4 272 747 сум акча бүлеп бирә.

«АПК Продовольственная программа»ҖЧҖендә яшәүче һәм эшләүче 2 гаиләне торак белән тәэмин итү планлаштырыла.

Түләүләрнең 80% - федераль һәм региональ бюджет

1% түләү җирле бюджет

19% үз эш бирүче

Красная Горка авылы, Свердлов ур., 3 адресы буенча 6 фатирлы торак йорт төзү планлаштырыла.

Программада катнашучы гаиләләргә, программа шартларына туры килгән очракта тагын 2 фатир каралган.

Хәзерге вакытта программада катнашучыларның барысының да шәхси эшләре тикшерелүдә. Аудитор, коррупциягә каршы тикшерү тәмамланганнан соң һәм бу документлар барлык таләпләргә туры килгән очракта, районның торак комиссиясе утырышы үткәрелә. Гражданнар социаль түләүләрне алучылар исемлегенә кертелгәннән соң 3 көн эчендә кертү турында хәбәр киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International