Такси хезмәте буенча файдалы киңәшләр

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

“Такси хезмәте сыйфатсыз булып чыккан очракта нишләргә?” – Чаллыда яшәүче бер ханым ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органына әнә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте. Ведомствобыз белгечләре кулланучыга түбәндәгеләрне аңлатты: пассажирлар ташуга бәйле рәвештә килеп чыккан претензияләр пассажир ташучыларга (фрахтовщикларга) үзләренең билгеләнү урыны (адресы) буенча куела. Претензиягә хезмәт күрсәтүнең сыйфатсыз башкарылганлыгын раслаган документлар (булган очракта) кушып бирелә.

Пассажир претензия күчермәсен түбәндәге оешмаларга җибәрүгә хокуклы:

җиңел таксида “перевозчик” турында кирәкле мәгълүматлар булмаганда – Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына;

түләгәнлеккә документ бирелмәгән очракта – Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсенә;

кимсетелү, акчаны кире кайтарып бирмәү очрагында һ.б. – ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына.

Кулланучылар хокуклары санга сугылмаганда, пассажир “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Законның 29 статьясы нигезендә, фрахтовщикка дәгъва белән мөрәҗәгать итәргә тиеш. Мәсьәлә җайга салынмаганда, ул, РФ Гражданлык кодексының 11 статьясына таянып, судка мөрәҗәгать итүгә хокуклы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International