“Туганайлар”га–10 яшь

2012 елның 19 декабре, чәршәмбе

Керәшеннәр өчен чыгып килүче “Туганайлар” гәҗитенең беренче саны дөнья күрүгә ун ел тулды. “Туганайлар”ның юбилее узган шимбәдә башкалабызның Халыклар дуслыгы йортында билгеләп үтелде. Каләмдәшләребезне котларга җөмһүриятебезнең дәүләт вәкилләре, керәшен җәмгыятенең актив әгъзалары, районнардан вәкилләр килгән иде. Кичә барышында гәҗитнең журналистлары “Туганайлар”ның тиражын киметмәүдә районыбыз җитәкчелегенә, укучыларына рәхмәтләрен белдерделәр. Юбилей тантанасында муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендәге делегация дә катнашты. Ул коллективка Котлау хаты, кыйммәтле бүләк тапшырды, журналистларга иҗади уңышлар теләде. Безнең газета коллективы исеменнән коллегаларын “ТАТМЕДИА” ААҖнең “Нократ” (“Вятка”) мәгълүмат-матбугат филиалы директоры–баш мөхәррир Светлана Ханова тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International