Шушы араларда гына “УНИКС” мәдәни-спорт комплексында ШТМның “Республика” Халыкара Берлек Рәсми Лигасы уналтынчы фестивале гала-концерты булган иде. Мамадышның “Биш бармак” командасы, мәзәкләр буенча Арчадагы коллегалары белән бергә чыгыш ясап, республика Президенты кубогына лаек булды. “ӘйдәШаяРТ” Татар Лигасы чемпионнары – якташларыбыз составларын яңартырга, шаяннар тапкырлар мәҗлесенә яшьләрне дә тартырга җыенулары турында белдерделәр.