Мамадыш районы - авыл волейболын үстерү буенча иң яхшы район

2020 елның 13 марты, җомга

Татарстан Республикасы Спорт министрлыгында Татарстан Волейбол федерациясенең хисап конференциясе узды. Утырышны федерация президенты, дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин уздырды.

Фәрит Мөхәммәтшин, аерым алганда, волейболның, иң массакүләм һәм һәркем файдалана алырлык спорт төрләре буларак, республикада үсешнең яңа дәрәҗәсенә ирешүенә игътибарны юнәлтте. Татарстан Президенты, республика шәһәрләре һәм районнары башлыклары тиешле ярдәмне күрсәтә. Федерациянең 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елга бурычлары турындагы доклад белән федерациянең башкарма директоры Мансур Кәримов чыгыш ясады.

Татарстан Республикасында «Мәктәп волейбол лигасы» проектын гамәлгә ашыру турында аның кураторы, ТР Волейбол федерациясе вице-президенты, «Зенит-Казан» ВК директоры Олег Брызгалов сөйләде. Лигада катнашуга республиканың 642 мәктәбеннән заявкалар бирелгән, ярышларда катнашучы буларак 15 мең бала теркәлгән. Утырыш йомгаклары буенча Мамадыш районы «Авыл волейболын үстерү буенча иң яхшы муниципаль район» буларак Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе тарафыннан билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International