Вера Фәйзреева – елның ачык үрнәге

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Вера Фәйзреева - “Ел хатын - кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы“ республика конкурсы җиңүчесе. 8 Март – Халыкара хатын-кыз лар көне алдыннан, Казанда әлеге конкурска йомгак ясалды. Башкалабызның Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узган тантаналы чарада җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Бәйгедә Мамадыш районын Гөлназирә Талипова, Гөләндәм Давыдова, Светлана Лаврентьева һәм Вера Фәйзреева тәкъдир иткәннәр иде. Алар барысы да район данын лаеклы якладылар һәм финалга чыктылар. “Хатын-кыз –ел үрнәге“ номинациясендә өч җиңүче арасында безнең политехник көллият директоры урынбасары Вера Фәйзреева исеме (рәсемдә) яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International