“Кадрдагы елмаю”

2012 елның 8 декабре, шимбә

Халыкара иреклеләр көнендә узучы ирекле акция шулай дип атала. Әлеге конкурста 10-17 яшьлек балалар һәм үсмерләр катнаша ала. Алар «Хыял” яшүсмерләр клубына (13нче кабинет, “Форпост”) электрон формада һәм кәгазьгә чыгарылган яхшы сыйфатлы өч фоторәсем китерергә тиешләр. Фоторәсемнәрне әзерләгәндә махсус компьютер программалары кулланып (фотошоп, фотоколлаж) редакцияләргә рөхсәт ителми. Бәяләү критерийлары: оригинальлек, темага туры килү, табигыйлек. Иң яхшы эшләр район газетасы битләрендә дөнья күрәчәк. Авторлары бүләкләр алачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International