Мамадышлыларны өч көнлек ял көтә.

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Предприятие һәм оешмалар хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне – эшләми торган бәйрәм көн булып санала.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсенең 2 нче өлеше нигезендә ял һәм эшләми торган бәйрәм көне туры килгән очракта ял көне бәйрәмнән соң килгән көнгә күчерелә.

Шулай итеп, 2020 нче елда биш көнлек эш атнасында 7, 8 һәм 9 нчы март ял көннәре булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International