"Бердәм Россия" алдан тавыш бирүгә старт бирде

2020 елның 3 марты, сишәмбе

Татарстанда алдан тавыш бирү башланды. Быел республикада берничә төп сайлау узачак: Татарстан Президентын, массакүләм муниципаль сайлауларны, шулай ук бер округ буенча Дәүләт Думасына һәм Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар.

 «2020 елда муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатлары өчен тавыш бирүдә 7,7 мең депутат сайланырга тиеш, шуларның 50се – Казаннан. Хәзерге вакытта «Бердәм Россия» партиясендә 6,1 мең муниципаль депутат исәпләнә, без үзебезнең сан ягыннан өстенлекне саклап калырга тырышачакбыз», - дип уртаклашты партиянең төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов алда торган сайлауларга бәйле планнары белән.

Башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен документлар пакеты:

билгеләнгән үрнәктәге гариза;

гражданның паспорты һәм  күчермәсе;

гаризада күрсәтелгән мәгариф турындагы белешмәләрне раслаучы документларның күчермәләре һәм төп нөсхәләре;

эш яисә хезмәт урыныннан белешмә;

әгәр депутат булса, депутатның вәкаләтләрен даими нигездә башкару турындагы белешмә;

иҗтимагый берләшмәдән белешмә (әгәр гаризада иҗтимагый берләшмәгә керү күрсәтелгән булса);

хөкем ителү һәм (яисә) җинаять эзәрлекләве факты булу (булмау) турында йә җинаять эзәрлекләвен туктату турында белешмә;

фамилиясенең үзгәрүен раслый торган документның күчермәсе;

биографик мәгълүматлар;

электрон рәвештәге фотография;

Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Собраниесенә 2020 елның 15 гыйнварындагы Юлламасын гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр.

Мәҗбүри документлар арасында - Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасын гамәлгә ашыру буенча катнашучының тәкъдимнәре. Бу сайлауларда сайлау алды программаларын формалаштырганда һәм алга таба - Дәүләт Думасына сайлауларда иң кызыклылар исәпкә алыначак», - дип сөйләде Камалтынов.

«Бердәм Россия» алдан тавыш бирүне мөмкин кадәр ачык уздырырга ниятли: кандидат өчен тавыш бирү хокукына тавыш бирү көненә 18 яшь тулган һәм яшәү урыны тиешле сайлау округы чикләрендә урнашкан теләсә кайсы граждан ия.  Барлык эре муниципаль берәмлекләрдә дә партия өчен таХәзер барлык муниципаль берәмлекләрдә төзелә торган оештыру комитетлары вак җирлекләрдә партия әгъзалары һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында тавыш бирүне уздыру хокукыннан файдалана ала. Һәрхәлдә, кандидатлар халык белән очрашачак, сайлау алды программаларында үз тәкъдимнәрен тикшерәчәкләр, ә Казанда дебатларда һичшиксез катнашачаклар, - дип ассызыклыйлар Татарстан төбәк бүлегендә.

Алдан тавыш бирүнең бердәм көне быел 31 майда булачак.

 

 

Татарстанда сайлауларда кандидатларны билгеләү буенча алдан тавыш бирү 2020 елның 2 мартыннан 1 июньгә кадәр узачак. Гаризаларны партиянең җирле оештыру комитетларында кабул итәләр, кандидатларны теркәү 10 майга кадәр төгәлләнергә тиеш. Документларны алдан тавыш бирү сайтында электрон рәвештә дә тапшырырга мөмкин.

«Мәҗбүри документлар арасында кандидатның РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасын гамәлгә ашыруга бәйле тәкъдимнәре дә бар. Аларның иң кызыклылары әлеге тавыш бирүдә сайлау алды программаларын формалаштырганда һәм алга таба Дәүләт Думасына сайлауларда исәпкә алыначак», - дип ачыклык кертте Камалтынов.

Мамадыш муниципаль районында 2020 елда 235 депутат сайланырга тиеш. 2020 елның 13 сентябрендә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатларны билгеләү буенча алдан тавыш бирү 2020 елның 2 мартыннан 1 июненә кадәр узачак. Праймеризда катнашу өчен гаризаларны җирле оештыру комитетлары 2020 елның 2 мартыннан 5 маена кадәр кабул итә, кандидатларны теркәү 10 майга кадәр тәмамланырга тМамадыш районында документлар кабул итү Мамадыш шәһ., М.Җәлил ур., 23/33, 209 каб. Пн-Пт 9:00 дән 17:00 гә кадәр, Сб. 9:00 дән 12:00 гә кадәр, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә документлар кабул ителми. Оештыру комитетының контакт телефоны: 3-34-28.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International