Мамадышлыларны «Минем шәҗәрәм " конкурсында катнашырга чакыралар.

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Мамадышлылар «Минем шәҗәрәм» генеологик тикшеренүләр республика конкурсында катнаша алалар. Ул 19 февральдән 20 апрельгә кадәр үткәрелә.

Конкурсның төп максаты-гаилә шәҗәрәләре традицияләрен яңарту, гаилә кыйммәтләрен саклау һәм аларга ярдәм итү. Катнашучыларны бәяләү биш яшь төркеме буенча үткәрелә: 1-4 сыйныф укучылары, 5-8 сыйныф укучылары, 9-11 сыйныф укучылары, 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмалары һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр. Җиңүчеләр һәр яшь категориясендә билгеләнәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты.

Конкурс 2 этапта үткәрелә. 19 февральдән 20 мартка кадәр – муниципаль этап, 21 марттан 20 апрельгә кадәр-республика этабы уза.

Муниципаль этапта катнашу өчен электрон рәвештә яки почта аша Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының Arhiv.Mam@tatar.ru архив бүлеге адресына гариза тапшырырга кирәк.

Тулырак мәгълүмат белән конкурс турында нигезләмәдә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International