“Могҗизалы савыт-саба”ны кредитка бирүчеләрдән сак булыгыз!

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә кыйммәтле савыт-сабаны кредитка сатулары турында пенсия яшендәге гражданнардан мөрәҗәгатьләр алына.
Товар бәясе кайвакыт 100 мең сумга кадәр җитә. Сатучылар савыт-сабаны тәкъдим итүләр оештыра, шулар барышында махсус тәкъдимнәр һәм бүләкләр (юрган, мендәр, пычак, чәнечке-кашыклар) уйнатыла. Ә инде презентациядә катнашуның төп шарты – үзең белән паспорт алып килү. Кирәкле күләмдә акчасы булмаганда, пенсионерларга куллану кредиты рәсмиләштерүне тәкъдим итү өчен. Әмма билгеле бер вакыт узганнан соң кулланучылар шуның кадәр кыйммәтле савыт-саба сатып алганнарына үкенеп туя алмый.
Шул ук вакытта кулланучының товарны законлы нигездә сатучыга кире кайтара алуын аңлатып үтәргә тиешбез:
1. Сатып алган көнне санамыйча, 14 көн эчендә товарны башкасына алыштырырга, ә инде сатучыга мөрәҗәгать иткән көнне сатуда мондый товар булмаганда, түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә кирәк.Үлчәме, формасы, габаритлары, төсе яки комплектациясе ягыннан яраксыз булып чыкканда, товарны башкасына алыштырырга мөмкин. Әмма бу очракта товар кулланылмаган булырга, товар рәвеше, куллану үзенчәлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланырга тиеш. Бу таләпнең өч көн эчендә канәгатьләндерелүе шарт. Шул ук вакытта металлдан эшләнгән савыт-сабаның югарыда телгә алып үтелгән нигезләр буенча кире кайтарып яки башкасына алыштырып булмый торган товарлар исемлегенә кертелмәгәнлеген билгеләп үтү фарыз.
2. Килешү төзегәндә, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законда билгеләнгәнчә, товар турында кичекмәстән мәгълүмат алу мөмкинлеге тудырылмаган очракта, кулланучы акылга сыешлы срокта (разумный срок) килешүне үтәүдән баш тартуга һәм түләнгән акчасын кире кайтаруны, үзенә китерелгән зыянны каплауны таләп итүгә хокуклы.
Шул рәвешле кулланучының товар бәясен генә түгел, бәлки әле кредит килешүе буенча түләнгән процентларны (китерелгән зыянны каплау) да кире кайтаруга хокукы бар.
Өстәвенә билгеләнгән мәгълүматка ия булмавы аркасында савыт-саба яраксызга әйләнгән очракта да кулланучы аннан баш тарта һәм түләнгән акчасын кире кайтаруны, мондый мәгълүмат белән таныш булмавы аркасында килеп чыккан чыгымнарны каплауны таләп итә ала. 
3. Алыш-биреш, шул исәптән, аптырашта калдыру, алдау яки янау йогынтысында ясалган очракта.
Бүлек белгечләре кулланучыларны уяу һәм сак булырга, теге яки бу “отышлы” тәкъдимнәргә тәнкыйть күзлегеннән карарга, үзләренең финанс мөмкинлекләрен һәм кыйммәтле товарга ихтыяҗларын төпле акыл белән бәяләргә киңәш итә.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International