Автокәнәфи коткара

2012 елның 3 ноябре, шимбә

Шимбә көнне “Автоутыргач – балаларга!” гамәлияте старт ала. Россия Эчке эшләр министрлыгынын Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан Россия автоминиятчеләр берлеге ярдәме белән үткәреләчәк әлеге социаль кампания 16нчы декабрьгә чаклы дәвам итәчәк. Аның максаты автотранспортта балаларны тотучы җайланмаларны популярлаштыру һәм пассажир балаларның хокукларын яклау. Кызганычка каршы, тиешле җайланмалар булмау аркасында кешеләр һәлак була. Алар урнаштырылган очракта күпме баланың гомере сакланып калыр иде. Мәсәлән, узган елның июль аенда безнең район территориясендә ике автомобиль бәрелешә. Нәтиҗәдә “Лада” руле артына утырган ана кеше шунда ук һәлак була. Ә аның 1999 һәм 2009нчы елларда туган ике улы тән җәрәхәтләре алалар. Чөнки балалар икесе дә махсус утыргычта, тоту җайланмасы белән эләктерелгән булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International