Бүген иртән үк район Мәдәният йорты янындагы мәйданда бик күп кеше җыелды - анда чираттагы ярминкә үтте. Бу юлы Тәкәнеш экономик зонасы, шәхси эшмәкәрләр, крестьян - фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар үзләре җитештергән әйберләрен тәкъдим иттеләр. Мамадыш халкы яшелчә, җиләк - җимеш, бал, ит һәм башка бик күп әйберләне бик теләп сатып алды. Шулай ук киез итекләр һәм бәйләнгән әйберләр дә сатып алырга мөмкин иде. Ярминкәдә барлыгы 400 мең сумлык әйбер сатуга чыгарылды, гадәттәгечә концерт программасы да күрсәтелде.