Бәйлисе бар йөрәкне...

2012 елның 31 октябре, чәршәмбе
XX гасырның бу рәхимсез чорында безнең районыбыздан 1342 кеше зыян күргән, 172 кеше атылган. Районыбызда репрессия корбаннарының балалары саны да елдан-ел кими бара. Бүгенге көнгә шундыйлардан нибары 40 кеше генә калган. Чарада катнашкан район башлыгы урынбасары Юрий Иванов аларның барысына да саулык-сәләмәтлек теләде, район тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде. Республика гомуми гуманитар оешмасының пенсионерлар һәм инвалидлар-политик репрессия корбаннары белән эшләү бүлеге рәисе Мирослава Варейко, репрессия корбаннары балалары Зөлхәбирә Гафурова, Зәйтүнә Минһаҗева ул чорларның ачы газаплары, "халык дошманы" исеме ишетүләр, йөрәк әрнүләре, ачлык-ялангачлык турында күз яшьләре белән сөйләделәр. Быелгы митинг аеруча истәлекле булды. Һәйкәл янәшәсендә мемориал такта ачылды. Реабилитациләнгәннәр, бу урын райондашларыбызның үткәннәрне искә алу урыны булсын дигән теләкләр белән, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International