Бүген Түбән Ушмы “Спорт комплексы”нда Рафаил Мөхәмәтшин истәлегенә багышланган Мамадыш районы Ачык беренчелегенә милли көрәш буенча ярышлар үтте. Турнирда Кукмара. Балтач, Биектау, Алабуга, Түбән Кама, Саба, Яшел Үзән, Әлмәт районнарыннан һәм Марий Эл Республикасыннан 230 көрәшче катнашты. Ярышлар төрле авырлык һәм яшь төркемнәре арасында үтте.