Лицейга данлы исем бирелде

2012 елның 19 октябре, җомга

   Бүген Мамадышка 2 нче номерлы Лицейга яңа исем бирелү уңаеннан, Татарстан Республикасы галимнәре делегациясе килде. Бүгеннән  Лицей

Югары Шәндер авылында туып - үскән, соңыннан Россия күләмендә физик - академик дәрәҗәсенә лаек булган якташыбыз Камил Вәлиев исемен йөртәчәк.

  Составына данлыклы якташыбызның тормыш иптәше Венера Вәлиева кергән бу делегацияне укытучылар һәм укучылар тантаналы төстә каршы алдылар. Митинг лицей ишегалдында үтте. Анда физика, математика фәннәреннән зур уңышларга ирешкән укучыларга бүләкләр тапшырылды.

 Укыту буенча  директор урынбасары Елена Шигаева кунакларга  лицей буенча экскурсия үткәрде, укыту барышында кулланылучы заманча технологияләр, укучыларның уку барышында һәм спорт ярышларында яулаган  уңышлары белән таныштырды. Соңыннан укучылар галимнәргә актлар залында концерт күрсәттеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International