Балалар сәнгать мәктәбе үзенең юбилеен билгеләп үтте

2012 елның 19 октябре, җомга

Композитор Яруллиннар исемен йөртүче Мамадыш балалар сәнгать мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бу уңайдан мәктәпнең актлар залында зур бәйрәм үтте. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән кунаклар, төрле елларда шушуы мәтәптә эшләгән укытучылар, аны тәмамлаган  һәм хәзерге көндә укучы балалар, аларның әти - әниләре җыелган иде. Шулай ук Россиянең халык артистлары Владислав Казенин, Валерий Алиев, СССРның халык артисты Людмила Лядова кебек күренекле шәхесләр дә чакырылган иде. Алар сәнгать мәктәбе коллективын шушы тантаналы дата белән кайнар котладылар һәм иң изге теләкләрен җиткерделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International